Другие предметы, опубликовано 2018-08-22 23:04:21 by Гость

Рассказ про зиму на татарском языке с переводом помогите пж

Ответ оставил Гость

Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны...       Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре - шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.       Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора,  кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта

Не нашли ответа?
Если вы не нашли ответа на свой вопрос, или сомневаетесь в его правильности, то можете воспользоваться формой ниже и уточнить решение. Или воспользуйтесь формой поиска и найдите похожие ответы по предмету Другие предметы.

Форма вопроса доступна на полной версии этой страницы.