Другие предметы, опубликовано 2018-08-22 22:08:38 by Гость

Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке про любимую учительницу! 5 класс

Ответ оставил Гость

"Укытучы! " инша
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче син – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син – Укытучы!

Не нашли ответа?
Если вы не нашли ответа на свой вопрос, или сомневаетесь в его правильности, то можете воспользоваться формой ниже и уточнить решение. Или воспользуйтесь формой поиска и найдите похожие ответы по предмету Другие предметы.

Форма вопроса доступна на полной версии этой страницы.