Аватар
Другие предметы, опубликовано 2018-08-22 20:32:53 by Гость

Соченение про москву на татарком плиз 24 балов даю плиз помогите

Аватар
Ответ оставил Гость

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыныбула. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаганкешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлапчит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аныңтабигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р.Фәйзуллин да "Кайту" шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:
Рәхәтләнеп аунадым бер
туган як кырларында!
Кулларымны куеп тордым
чишмәнең парларына.
Рәхәтләнеп таптап йөрдем
бала чак сукмакларын,
искә төшереп, гомеремнең
татлы төштәй чакларын...
Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.
Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә

Вопрос
Не нашли ответа?
Если вы не нашли ответа на свой вопрос, или сомневаетесь в его правильности, то можете воспользоваться формой ниже и уточнить решение. Или воспользуйтесь формой поиска и найдите похожие ответы по предмету Другие предметы.